12 кайбычлы вакансияләр ярминкәсе кысаларында эшкә юллама алды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

14 февральдә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Кайбыч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарага «Автодор» ТК» ҖЧҖ һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ чакырылган иде. Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итте: слесарь, диспетчер, С категорияле машина йөртүче һ. б.

Вакансияләр ярминкәсендә эшсезләр арасыннан сигез кеше, шулай ук эш эзләүче гражданнар катнашты. Алар эш бирүчеләр белән актив аралаштылар, эш шартларын, хезмәт хакын ачыкладылар.

«Автодор» ТК» ҖЧҖ персонал белән эшләү буенча белгече Динара Альберт кызы предприятие, аның үсеш перспективалары турында, эш шартлары, эшкә алынучыларга карата таләпләр, социаль гарантияләр системасы турында сөйләде.

Барлык теләүчеләр анкеталар тутырды, 12 кеше тәкъдим ителгән вакансияләр белән кызыксынды һәм эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International