ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

20 февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Татарстан агач эшкәртү комбинаты» ҖЧҖ катнашында эш бирүче көне үткәрәчәк.

24 гыйнвардан 13 февральгә кадәр Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова Яшел Үзән муниципаль районының Күгеш, Норлат, Зур Ключи, Әйшә, Октябрь, Свияжск (Зөя), Осиново авыл җирлекләре, Түбән карамалы һәм Васильево шәһәр тибындагы поселокларының хисап сессияләрендә катнашты.

Күптән түгел Әгерҗенең «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциясе уздыру зонасына балаклавалар тегеп җибәргәннәр иде. 13 февральдә алар Ватанны яклаучылардан җавап алдылар. Сугышчылар балаларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.

13 февраль көнне Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык һавада «Күңелле стартлар» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Спорт бәйрәме сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «ГТО хәрәкәтенә кушыл» дигән мотивацион чара уздырылды. Чараның максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында ГТО комплексы турында гомуми күзаллау һәм нормативлар тапшыруга мотивация формалаштыру.

Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшли. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында карау күнекмәләренә бушлай өйрәнеп була. Дәресләр төркемнәрдә һәм индивидуаль рәвештә өйдә үткәрелә.


15
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

2022 елда Татарстан Республикасының Азнакай районында 158 социаль контракт төзелгән: эшкә урнашуга – 105, үзмәшгульлекне оештыруга – 138, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә – 3 контракт.

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Чирмешән муниципаль районында булды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән индивидуаль дәресләр уздыра. Чараларны «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештыралар.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен дәвам итә. Стационарны алыштыру технологиясе «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International