ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2023 ел
сишәмбе

13 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Россельхозбанк» АҖ Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә эшләп килүче көндезге тору төркемендә булды.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару еллыгы алдыннан Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар «Хәтер» сугышчан дан залында булдылар.

Яшь буынга рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү максатыннан 12 февральдә Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ватанны кем яклый?» чарасы узды.

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лариса Голдобина өлкәннәр белән «Гаиләдә конфликт булса» дигән чара уздырды.

Әлмәт районы «Опека» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә хезмәт тернәкләндерү кабинеты эшли. Шушы көннәрдә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар әти-әниләре белән бергә тукыма кисәкләреннән юрган тегү буенча практик дәрестә катнаштылар.

«Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Актив озын гомерлелек» программасы буенча эш уңышлы алып барыла.

Биектау районы «Өмет» халыка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында 4 нче социаль участокта дәрес үткәрде. Чарада балигъ булмаган 25 социаль хезмәт алучы катнашты.

Балаларны янгыннарны кисәтү һәм янгын сүндерүнең беренчел чараларын куллану кагыйдәләренә өйрәтү максатыннан Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Янгын һәм аның куркынычы» дигән әңгәмә уздырдылар.


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә тыл хезмәтчәне Зил Хәсәнов белән җылы очрашу булды. Чара «Татарстан балалары» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, игелек һәм мәрхәмәт акциясе рәвешендә узды.

Социаль контракт – ярлылыкны җиңүнең мөһим коралы. 2022 елда республикада 7 меңнән артык социаль контракт төзелгән, нәтиҗәдә 4 375 кеше эшкә урнаштырылган, 2 227 татарстанлы үз эшен ачкан, 152 граждан шәхси ярдәмче хуҗалык булдырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International