Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре «Кайтырга вәгъдә итәм» акциясенә кушыла

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә ярдәм йөзеннән «Кайтырга вәгъдә итәм» акциясендә актив катнаша.

Акциядә районның балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары катнаша. Хатларда балалар үз тормышларын куркыныч астына куеп илебезнең тыныч киләчәген тәэмин итүчеләргә җылы, эчкерсез ярдәм сүзләре белән мөрәҗәгать итәләр. Һәркем аларның тизрәк өйгә кайтуларын тели.

Бу балалар хатлары хәзерге вакытта Ватанны саклаучылар өчен бик кирәк булган җылы хәбәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International