Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәне Евдокия Шапараева 98 яшен билгеләп үтә.
Евдокия Васильевна Түбән Кама районының Олы Аты авылында туа. Балачактан колхозда эшли, гаиләсенә ярдәм итә. Сугыш башланганда аңа 16 яшь кенә була. Сугыш елларында Евдокия Васильевна урман кисеп, утын әзерли. Сугыштан соң колхозда төрле эшче булып эшләргә кала.
Авыр балачак еллары Евдокия Васильевнаның киләчәк тормышына тәэсир итә. Ул кияүгә чыкмый кала, балалары да юк. Еллар үткән саен берүзе яшәү авыр була башлый. Әлбәттә, аңа күршеләре ярдәм итә, авыл җирлеге фельдшеры карый, әмма быелның гыйнварында Евдокия Васильевна Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына күчәргә була. Монда ул көн саен кайгырту һәм җылылык тоеп яши, кешеләр белән аралаша.