«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр әрмән халкы бәйрәме белән таныша

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

«Игелекле туганлык – иң яхшы байлык» социаль практикасын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Терендез әрмән халык бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасында булдылар. Ул 13 февральдә билгеләп үтелә.

«Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында Әрмән мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен яратучылар клубы әгъзалары искиткеч концерт әзерләделәр. «Кавказ – Чаллы» ансамбленнән сокландыргыч инструменталь музыка, җырлар, дәртле биюләр беркемне дә битараф калдырмады. Клубның иң кечкенә әгъзалары да сәхнә осталыгын күрсәттеләр. Шулай ук катнашучылар әрмән кием модельләрен лаеклы бәяләделәр.

Приют балалары Татарстан Республикасының күпмилләтле халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән бик теләп танышалар, толерант һәм хезмәттәшлек өчен ачык булырга өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International