Лениногорск балалары Ватанны саклаучыларга хатлар җибәрде

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар «Кайтырга вәгъдә итәм» дигән патриотик акциягә кушылдылар. Аның максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен белдерү.

Балалар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагоглары һәм белгечләре җитәкчелегендә хатлар яздылар һәм солдатлар өчен рәсемнәр ясадылар. Алар хәрбиләргә бурычларын үтәгән өчен рәхмәт белдерделәр, Ватанны саклаучылар көне белән котладылар һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр.

«Кайтырга вәгъдә итәм» акциясе кысаларында 123 котлау хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International