Алексеевск районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков мәктәп яшендәге балалар белән танып белү дәресе үткәрде. Ышаныч телефоны турында сөйләштеләр. Балалар ярдәм хезмәтенең ничек эшләвен, ышаныч телефоны кем өчен икәнлеген белделәр. Тәрбияче шулай ук хезмәт булдыру тарихы, белгечләргә нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сөйләде.
Чара ахырында балаларга «Җәрәхәт» социаль танып белү видеоролигы күрсәтелде.