Эльмира Зарипова Чирмешән районында гражданнарны кабул итте

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Чирмешән муниципаль районында булды.

Ведомство башлыгы гражданнарны кабул итте, чирмешәнлеләргә халыкның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация бирде. Гражданнарның барлык сорауларына да тулы җаваплар бирелде.

Шулай ук Эльмира Зарипова өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булды, анда социаль хезмәт алучылар белән аралашты, аларның яшәү шартлары белән танышты.

Эш сәфәре программасында министрның «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә баруы да каралган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International