Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе өйдә индивидуаль дәресләр үткәрә

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшли. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында карау күнекмәләренә бушлай өйрәнеп була. Дәресләр төркемнәрдә һәм индивидуаль рәвештә өйдә үткәрелә.

Чираттагы индивидуаль дәрестә белгеч социаль хезмәт алучының туганын юу табагы ярдәмендә гигиена процедурасын үткәрү тәртибе белән таныштырды. Табак винилдан эшләнгән, аның ярдәмендә баш юу процессы җиңел һәм уңайлы.

Социаль хезмәт алучының туганы әлеге җайланманың уңайлы булуын билгеләп үтте һәм уку мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International