24 гыйнвардан 13 февральгә кадәр Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова Яшел Үзән муниципаль районының Күгеш, Норлат, Зур Ключи, Әйшә, Октябрь, Свияжск (Зөя), Осиново авыл җирлекләре, Түбән карамалы һәм Васильево шәһәр тибындагы поселокларының хисап сессияләрендә катнашты.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә хезмәт базарының торышы, «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында укыту, яңадан укыту программаларын гамәлгә ашыру, социаль контракт төзү шартлары, наймга субсидия бирү программасы турында мәгълүмат бирелде.