Күптән түгел Әгерҗенең «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр махсус хәрби операциясе уздыру зонасына балаклавалар тегеп җибәргәннәр иде. 13 февральдә алар Ватанны яклаучылардан җавап алдылар. Сугышчылар балаларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерә.
Җавап хаты белән илһамланып, приют балалары чираттагы балаклавалар партиясен тегүгә керештеләр. Балалар эшне сыйфатлы һәм тиз башкарырга тырышалар. Алар үз куллары белән тегелгән балаклавалар сугышчыларга бурычларын яхшы итеп үтәргә, димәк, җиңүне якынайтырга ярдәм итәр, дип ышаналар.