13 февраль көнне Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык һавада «Күңелле стартлар» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Спорт бәйрәме сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруга, коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән.
Командаларга мавыктыргыч конкурслар, туп һәм обручлар белән эстафеталар тәкъдим ителде. Катнашучылар үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Балалар тизлектә, җитезлектә, чыдамлылыкта, авырлыкларны җиңә белүдә көч сынаштылар. Барысы да финишка беренчеләрдән булып килергә тырышты һәм көч-дәрт алды.