Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 1 нче номерлы социаль участокта тренинг дәресе үткәрде. Чарада 53 балигъ булмаган бала катнашты. Алар белән Интернетка бәйлелектән ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләштеләр.
2023 елның 23 февраленнән Гражданнар белән бәйләнешнең бердәм контакт-үзәгенә 8-800-100-00-01 номеры буенча шалтыратулар кабул ителәчәк.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр янына «Таң» клубыннан Гром кушаматлы ат һәм пони Лола килде. Аларны клуб җитәкчесе Анна Юркевич озата барды.
Тәтеш районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына китерү буенча чаралар район үзәк хастаханәсе һәм «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан оештырыла.
Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындагы балалар тәрбиячеләр Гөлшат Җаббарова һәм Марина Сәгыйдуллина белән бергә «Импульс» яшүсмерләр клубына булдылар. Анда алар өчен Әфган сугышы ветераны Владимир Семочкин белән очрашу оештырылды.
13-17 февральдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге җитәкчелеге Татарстан Республикасында Коррекцион педагогика институты атналыгы кысаларында узучы семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә катнаша. Чаралар Казанда һәм Яр Чаллыда уза.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре хезмәтләреннән файдаланучы балигъ булмаганнар арасында «Минем туган Татарстаным» дигән видеороликлар конкурсы игълан итә.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучыларның социаль активлыгын арттыру максатыннан Министрлык республика шахмат-шашка турниры уздыра.
15 гыйнварда Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чираттагы тапкыр ата-аналар белән очрашу оештырганнар. Мондый чаралар «Җаваплы ата-аналар мәктәбе»п рограммасы кысаларында оештырыла.
15 февральдә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган чара уздырдылар.