Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшен дәвам итә. Стационарны алыштыру технологиясе «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Социаль хезмәт алучы өчен чираттагы дәресне социаль эш буенча белгеч Резеда Габдрахманова үткәрде. «Үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан гражданнар саны көннән-көн арта бара. Шуларның күбесе сидекне тота алмый. Сеңдергеч кием кию аларны оялта, шуңа күрә алар аны кияргә теләми. Бу күбесенчә ир-атлар», – ди белгеч. Ирләр өчен уңайлы җайланма эшләнгән. Аны дөрес куллана белү күпләр өчен һәрвакыт актуаль.
Дәрес өлкән яшьтәге гражданның өендә узды, бу укуны уңайлырак итте. Социаль эш буенча белгеч җайланманы куллану кагыйдәләре турында җентекләбрәк сөйләде. Социаль хезмәтләр алучы мондый дәресләрнең әһәмиятен билгеләп үтте, шулай ук укуны өйдә уздыру мөмкинлеге өчен зур рәхмәт белдерде.