«Изгелек» үзәгендә «ГТО хәрәкәтенә кушыл» дигән мотивацион чара узды

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «ГТО хәрәкәтенә кушыл» дигән мотивацион чара уздырылды. Чараның максаты – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында ГТО комплексы турында гомуми күзаллау һәм нормативлар тапшыруга мотивация формалаштыру.

Яр Чаллы шәһәренең ГТО тестлау үзәге җитәкчесе Эльвира Солтанова социаль хезмәт алучыларга бронза, көмеш һәм алтын ГТО значогы – үз-үзеңне җиңүнең үзенчәлекле символы, тырышлыкларның үсешкә китерүен һәм сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеген раславын аңлатты.

Чарада 25 кеше катнашты. Алар барысы да истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International