Татарстанлылар үз эшләрен ача һәм авыр тормыш хәленнән чыга

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

2022 елда Татарстан Республикасының Азнакай районында 158 социаль контракт төзелгән: эшкә урнашуга – 105, үзмәшгульлекне оештыруга – 138, шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә – 3 контракт.

Дәүләт ярдәменең мондый формасын куллана алучылар арасында, мәсәлән, ялгыз ана Луиза Сабирова. Яшь хатын һәрвакыт үз эшен ачарга теләгән, һәм социаль контракт аңа ярдәм иткән. Бүлеп бирелгән 150 мең сумга ул тузан суырткыч, кер юу машинасы, көнкүреш химиясе, салфеткалар сатып ала һәм клининг хезмәтләре күрсәтә башлый. Шәһәрдә һәм районда конкурент фирмалар булмау сәбәпле, эш уңышлы бара.

Азнакайдан Лилия Булатованың өч баласы бар. Ире эшли, ләкин акча җитми. Социаль контракт кебек ярдәм турында белгәч, Лилия Булатова өйдә тегәргә була. Хәзер эшкуарның даими клиентлары бар, димәк, табышы да бар.

Тагын бер күпбалалы әни Мальвина Гатина да күптән түгел авыр тормыш хәлендә булган. Квалификациясе аңа яхшы эш табарга мөмкинлек бирми, ә тормыш иптәшенең хезмәт хакы җитми. Социаль контракт акчаларына Гатиннар гаиләсе ике бозау һәм тавык сатып ала – бу бөтен гаилә өчен табышлы шөгыль.

Мәшгульлек үзәге һәм социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең уртак эше нәтиҗәсендә Актүбә бистәсеннән 23 яшьлек Фәнзил Габдрахманов районның бер нефть предприятиесенә эшкә урнаша алган. Егет читтән торып бораулау скважиналары операторына укый. Белемсез һәм тәҗрибәсез мөстәкыйль эшкә урнаша алмый, әмма белгечләр ярдәме белән ул авыр тормыш хәлен җиңә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International