ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2023 ел
җомга

«Ата-аналар мәктәбе» программасы кысаларында 16 гыйнварда Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ата-аналар һәм учреждение белгечләре җыелышы узды.

16 мартта Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Светлана Мосолова балигъ булмаганнар белән «Безгә ышаныч телефоны кирәк» дигән чара уздырды.

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасында старт алган «Кайтырга вәгъдә итәм» акциясенә кушылдылар.

Нурлат районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларны социаль интеграцияләү, аларның ялын оештыру ысулы буларак көндезге тору төркеме» проекты белән социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен грант откан иде.

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының психоэмоциональ җәрәхәтләре булган балаларга, шул исәптән сугыш зоналарыннан кайткан балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектын тормышка ашыру кысаларында, Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары тарафыннан «Үзеңне саклап» программасы эшләнгән.

Алабуга муниципаль районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә менталь тайпылышлары булган инвалидлар белән төрле яклап эш алып барыла. Бу эшчәнлектә сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү мөһим урынны алып тора.

Идел буе менталь сәламәтлек үзәге «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты кысаларында аутистик спектр тайпылышлары белән эшләү өлкәсендә белгечләрне укытуны оештыру буенча вебинар үткәрә.

16 февраль көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белгече Альбина Алексеева булып китте.

Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби кичә узды.

«Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгече укулар үткәргән. Чараның максаты – саф һавада хәрәкәт активлыгы ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны социаль-сәламәтләндерү тернәкләндерүе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International