Идел буе менталь сәламәтлек үзәге «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты кысаларында аутистик спектр тайпылышлары белән эшләү өлкәсендә белгечләрне укытуны оештыру буенча вебинар үткәрә.
Бүген 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр «Аутистик спектр тайпылышлары булган балалар һәм яшүсмерләрне укытуга заманча карашлар» дигән семинар узачак. Аны Идел буе менталь сәламәтлек үзәге директоры Оксана Баландина һәм Социаль технологияләр психологиясе һәм тәртипне гамәли анализлау институты директоры Ольга Попова үткәрәчәк.
Вебинарда түбәндәге сорауларны караячаклар:
- аутистик спектр тайпылышлары булган затларны укытуга эффектив караш;
- мәктәптә һәм балалар бакчасында нәтиҗәлелеге исбатланган методикалар – дәүләт финанславы шартларында кертү һәм үстерү механизмнары;
- регионда аутистик спектр тайпылышлары булган затлар белән эшләүче белгечләр өчен белем бирү мәйданчыгын формалаштыру;
- «Приоритет 2023» Идел буе медицина университеты проекты кысаларында белем бирү программаларын планлаштыру.
Вебинарга сылтама: https://events.webinar.ru/PIMU/2020243085 (керү өчен серсүз – 1111).