Биш көнлек эш атнасында 23 һәм 24 февраль ял көннәре булып санала. 22 февраль – кыскартылган эш көне.
17 февральдә «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Яр Чаллыда «Навигатор» һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Очрашуда шәһәр башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Римма Фәсхетдинова, «Россия эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова һәм коррекцион мәктәп директоры Елена Доценко катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов эш визиты белән Алабугада булды. Сәфәр кысаларында ул Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, шулай ук психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортта булды.
Кичә, 16 февральдә, Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә, вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырдылар.
Алексеевск районында «Бердәм Россия» белән минем карьерам» партия проекты кысаларында гражданнарны кабул итү булды.
16 февральдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче урта мәктәп укучылары «Халык уеннары фестивале» дигән уен программасы уздырдылар.
Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә янгын һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында эвакуацияләү буенча объектлы тренировкалар уздыру кысаларында чираттагы өйрәнү чарасы узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм геройларга ярдәм итү максатыннан, хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәт алучылары «Солдатка хат» акциясенә кушылды.
16 февральдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.