«Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгече укулар үткәргән. Чараның максаты – саф һавада хәрәкәт активлыгы ярдәмендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны социаль-сәламәтләндерү тернәкләндерүе.
Ормышлы авылының социаль хезмәткәре Флюра Мостафина өлкән яшьтәге гражданнарны фин таякларын куллану буенча инструкция белән таныштырды, йөрү техникасы нигезләре буенча күрсәтмә дәрес үткәрде. Аның сүзләре буенча, Скандинавия йөреше – физик сәламәтлекне һәм психоэмоциональ халәтне саклау, тормыш сыйфатын яхшырту өчен искиткеч ысул.