Казан психологлары психоэмоциональ җәрәхәтләре булган балаларга ярдәм күрсәтә

2023 елның 17 феврале, җомга

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының психоэмоциональ җәрәхәтләре булган балаларга, шул исәптән сугыш зоналарыннан кайткан балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектын тормышка ашыру кысаларында, Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары тарафыннан «Үзеңне саклап» программасы эшләнгән. Ул гаиләдә рәхимсез мөгамәлә булу сәбәпле психоэмоциональ җәрәхәтләре булган балигъ булмаганнарга социаль-психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Программа кысаларында Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә максатчан төркемнең балигъ булмаган балалары белән шәхси һәм гаилә психологик консультацияләре, төркемле дәресләр үткәрелә. Психологлар психотравма белән эшләү – озын процесс, анда балага һәм аның гаиләсенә профессиональ ярдәм күрсәтү мөһим, дип билгеләп үтә. Нәкъ менә шуңа күрә эштә арт-терапия техникасы, әкият терапиясе элементлары, метафорик карталар һәм өстәл уеннары кулланыла, бу психотравманы куркынычсыз яшәргә, тәҗрибә нигезендә психиканың төп функцияләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Инде бүген үк «Үзеңне саклап» программасы кысаларында эшнең беренче уңай нәтиҗәләре бар: эмоциональ халәтне тотрыклыландыру, гаиләдә ышанычны һәм үзара аңлашуны торгызу, социум белән гармонияле мөнәсәбәтләр булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International