16 февраль көнне Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белгече Альбина Алексеева булып китте.
Альбина Анатольевна оешманың эшчәнлеге, социаль хезмәт алучыларның яшәү шартлары, туклануны оештыру, интернат-йортта яшәүчеләрне матди-көнкүреш белән тәэмин итү белән танышты. Ул шулай ук эш кабинетлары буйлап йөреп чыкты, яшәүчеләр бүлмәләренә кереп карады, учреждениедәге тәртипне, чисталыкны билгеләп үтте.