Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби кичә узды.
Тәрбияләнүчеләр шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның катлаулы балачак һәм яшьлек еллары, әдәби эшчәнлеге, сугышта катнашуы һәм әсирлеккә эләгүе турында белделәр. Балалар шулай ук «Моабит дәфтәре» белән таныштылар.
Чара ахырында Муса Җәлил шигырьләрен иң матур укуга конкурс үткәрелде.