Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү кысаларында һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре Татарстан Республикасында старт алган «Кайтырга вәгъдә итәм» акциясенә кушылдылар.
Балалар махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга котлау хатлары, Россия һәм Татарстан флагы рәвешендә кул эшләре әзерләделәр. Алар сугышчылар өчен рәхмәт сүзләре белән хатлар яздылар.