Алабугада менталь тайпылышлары булган инвалидлар ГТО нормаларын тапшырдылар

2023 елның 17 феврале, җомга

Алабуга муниципаль районында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә менталь тайпылышлары булган инвалидлар белән төрле яклап эш алып барыла. Бу эшчәнлектә сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү мөһим урынны алып тора.

Шушы көннәрдә социаль хезмәтләр алучылар «Бердәм Россия» спорт комплексы каршындагы җиңел атлетика манежында булдылар. Алар тизлек мөмкинлекләрен һәм чыдамлылыкны сынадылар һәм ГТО нормаларын тапшырдылар. Спорт уеннары һәр катнашучыга грамоталар тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International