16 мартта Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Светлана Мосолова балигъ булмаганнар белән «Безгә ышаныч телефоны кирәк» дигән чара уздырды.
Балалар ышаныч телефоны барлыкка килү тарихын белделәр, күнегүләр башкардылар, анкета тутырдылар. Ахырда һәркем мәгълүмати буклет алды.
Мондый чаралар психологик ярдәм күрсәтүче белгечләргә ышанычлы мөнәсәбәт формалаштыра.