«Асылташ» социаль приютында ата-аналар белән очрашу оештырылды

2023 елның 17 феврале, җомга

«Ата-аналар мәктәбе» программасы кысаларында 16 гыйнварда Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ата-аналар һәм учреждение белгечләре җыелышы узды.

Белгечләр «Приютта тәрбияләнүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге» темасына дәрес үткәрделәр. Җыелышта балигъ булмаганнарны социаль тернәкләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Ата-аналарга балалар көне режимы, приюттагы туклану үзенчәлекләре, мәктәптә балаларның өлгереше турында сөйләделәр. Катнашучылар актуаль сорауларга җаваплар ала алдылар.

Приют психологы балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен тотрыклыландыруга юнәлдерелгән «Гаилә бәлеше» дигән уртак психологик күнегү үткәрде.

Ата-аналар белән мондый очрашулар балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International