Буа муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы социаль хезмәтләр алучылар өчен Җиңү көне уңаеннан бәйрәм концерты оештырды.
Өлкәннәр алдында «Чишмә» ветераннар хоры һәм «Гөлҗамал» фольклор ансамбле чыгыш ясады. «Көмеш» волонтерлар өлкән яшьтәге тамашачыларга үзләренең күңел җылысын бүләк иттеләр, барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
«Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер, тыныч күк йөзе телибез», – дип мөрәҗәгать итте Буа муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова.