Югары Ослан интернат-йортында тыл хезмәтчәненә 9 Майга бүләк тапшырдылар

2023 елның 5 мае, җомга

Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкне Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче 91 яшьлек тыл хезмәтчәне Лариса Отставновага тапшырдылар.

Беренче төркем инвалид, ул инде ике ел интернат-йортта яши. Озак вакыт карау системасы кысаларында яхшы карау планы ярдәмендә Лариса Отставнова үзен-үзе карый, интернат-йортның икенче катына да үзе менә.

Бер генә чара да ансыз үтми. Лариса Отставнова «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә, «Сер» вокаль ансамблендә актив катнашучы. Шулай ук ул әдәби кунак бүлмәсендә дәресләргә йөри. Тыл хезмәтчәне үзен һәрвакыт патриотик чараларда күрсәтә.

Лариса Отставнова Җиңү көне алдыннан бүләккә һәм игътибарга бик шатланды. Ул интернат-йорт директоры Танзилә Васильевага рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International