ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2023 ел
җомга

Җиңү көне алдыннан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Сезнең батырлыгыгыз исән, кабатланмас һәм мәңгелек!» акцияcty башлап җибәрде. Көн саен учреждениенең социаль челтәрләрдәге битләрендә тәрбияләнүчеләр һәм үзәк хезмәткәрләре үзләренең туганнары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйлиләр.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар белән эшләүдә инновацион технологияләр кулланалар. Мәсәлән, хокук бозуларны профилактикалау программасы кысаларында психолог Алия Нигъмәтҗанова профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар белән, шулай ук «Үзеңә ышан» клуб формированиесендә катнашучылар белән уеннар сериясен үткәрде.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чирмешән муниципаль районында «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Чирмешән үзәк район хастаханәсе белән берлектә, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына китерүне оештыру эшен дәвам итә.

5 май – Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне. Бу көнне, гадәттәгечә, Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалид балалар танып белү эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән индивидуаль коррекция-үсеш дәресләренә йөриләр.

4 майда Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм юристы Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган чара үткәрделәр.

4 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары «Родина-мать» мемориаль комплексында булдылар. Чараның максаты әхлакый-патриотик хисләр һәм халык хәтеренә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү иде.

Спас районы инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Рәшит Зиатдинов катнашындагы чара Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган иде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшь тимурчыларның тыл хезмәтчәне белән очрашуын оештырдылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында бәйрәм концерт программасы узды. Чарада көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, актив озын гомерлелек мәктәбе вәкилләре, өлкән яшьтәге чакырылган кунаклар катнашты.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул Җиңү көненә багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International