Яшел Үзән шәһәрендә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында виброплатформада дәресләр технологиясе гамәлгә кертелде. Технология түбәндәге авырулары булган балаларга юнәлдерелгән: балалар церебраль параличы, сколиоз, мускул тонусы бозылу, травмадан соң хәл, симерү.
Тренировкалар нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләр күзәтелә: мускуллар артык йөкләнгәндә спастика һәм мускул киеренкелеге кими, сөяк тукымасы ныгый, мускул тонусы һәм вестибуляр аппарат яхшыра. Шулай ук ябыгу эффекты да билгеләнгән. Тернәкләндерүнең уңай нәтиҗәләре турында балаларның әти-әниләре дә сөйли.