«Георгий тасмасы» акциясенә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да кушылды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендәге «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә социаль хезмәтләр алучылар алдан ук үзләре тасмалар ясаганнар иде.
Интернат-йортның иң актив «көмеш» волонтерлары барлык бүлмәләрне һәм кабинетларны йөреп чыктылар, яшәүчеләргә һәм хезмәткәрләргә Георгий тасмаларын тапшырдылар, барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
Наталья Котова сүзләренчә, мондый акцияләр тәрбияләнүчеләрне интернат-йорт тормышында активрак катнашырга этәрә.