Кукмара районында Инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына консультацияләр бирделәр. Социаль эш буенча белгеч чарада катнашучыларны РФ Конституциясе, Бала хокуклары турында конвенция белән таныштырды, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең илнең барлык гражданнары белән тигез хокуклары барлыгы турында сөйләде.
Шулай ук «Шәфкать» үзәгендә балалар белән танышу әңгәмәсе үткәрделәр. Балалар мөмкинлекләре чикле кешеләрнең күбесе гаҗәеп кешеләр икәнен белделәр. Аларның батырлыгы һәм ихтыяр көче белән сокланып кына була. Авырлыкларга карамастан, алар актив тормыш алып баралар, иҗат, спорт һәм башка төрле эшчәнлек белән шөгыльләнәләр.