Спас интернат-йортында патриотик акция узды

2023 елның 5 мае, җомга

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылары «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул Җиңү көненә багышланган.

Чарада тыл хезмәтчәннәре катнашты. Аларга истәлек тасмасын интернат-йорт директоры Лилия Кузовкина беркетте.

Хәтер һәм хөрмәт символын сугыш чоры балаларына да тапшырдылар. Шулай ук интернат-йортның эчке волонтерлары коллектив әгъзаларына, калган яшәүчеләргә Георгий тасмасын бүләк иттеләр.

«Болар барысы да сугыш кырларында һәлак булган һәм тылда хезмәт куйган ветераннарга хөрмәт йөзеннән эшләнә», – дип билгеләп үтә учреждение белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International