«Опека» үзәгендә көндезге тору бүлегендә мәгълүмати чара уздырдылар

2023 елның 5 мае, җомга

4 май көнне Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечләре «Без төрле, әмма хокукларыбыз тигез!» дигән темага дәрес үткәрделәр. Чара Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланды.

Плакат ясалды, катнашучылар уен формасында үз хокуклары турында белделәр. Дәрестә өч кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International