Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында бәйрәм концерт программасы узды. Чарада көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, актив озын гомерлелек мәктәбе вәкилләре, өлкән яшьтәге чакырылган кунаклар катнашты.
Тамашачылар көчле алкышлар астында «КамАЗ» Мәдәният сараеның артистларын һәм иҗади коллективларын каршы алды. Җыелганнар алдында «Шарм» инструменталь дуэты, «Вдохновение» бию студиясе, «Челны-топ-13» шәһәр иҗат проекты, «Зорица» фолк-студиясе һ. б. чыгыш ясады.
Бәйрәм концерты тамашачыларның күңелләрендә уңай кичерешләр калдырды.