Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаганнар белән эшләүдә инновацион технологияләр кулланалар. Мәсәлән, хокук бозуларны профилактикалау программасы кысаларында психолог Алия Нигъмәтҗанова профилактик исәптә торучы балигъ булмаганнар белән, шулай ук «Үзеңә ышан» клуб формированиесендә катнашучылар белән уеннар сериясен үткәрде.
Яшүсмерләр «Мин – кеше» дигән социаль-психологик өстәл уен-навигаторы уйнадылар. Аның барышында катнашучылар этаплар үтәләр, төрле тормыш ситуацияләрен хәл итәләр, карарлар кабул итәләр, үз карарларына эксперт бәясе алалар. Шулай ук аларның үз тирәлеген һәм аның киләчәккә йогынтысын бәяләү мөмкинлеге бар.
Мондый дәресләр балигъ булмаганнарга социаль тәртипнең төп принципларын нәтиҗәле һәм аңлаешлы формада аңларга, тормыш ситуациясен объектив бәяләргә, җаваплы карарлар кабул итәргә һәм үз гамәлләре өчен җаваплы булырга өйрәтә.