«Опека» үзәгендә инвалид балаларның ата-аналарының хокукый грамоталылыгын арттыралар

2023 елның 5 мае, җомга

4 майда Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре һәм юристы Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган чара үткәрделәр.

Инвалид балаларның ата-аналарының (опекуннарының) хокукый грамоталылыгын арттыру максатыннан белгечләр катнашучыларны кызыксындырган хезмәт, салым һәм торак ташламаларына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук ата-аналар инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары, социаль-тернәкләндерү һәм башка хезмәтләр белән тәэмин итү хокуклары турында мәгълүмат алдылар.

Ахырда катнашучыларга хокукый характердагы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International