Җиңү көне алдыннан Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Сезнең батырлыгыгыз исән, кабатланмас һәм мәңгелек!» акцияcty башлап җибәрде. Көн саен учреждениенең социаль челтәрләрдәге битләрендә тәрбияләнүчеләр һәм үзәк хезмәткәрләре үзләренең туганнары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйлиләр.
Тәрбияче Инна Нурмиева сүзләренчә, һәр гаиләдә истәлекләре тарихка яңа битләр өсти торган вакыйгаларда катнашучылар бар. Балаларның мәгълүмат җыю эше гражданлык-патриотик хисләр һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләүгә ярдәм итә.