600дән артык өлкән яшьтәге чирмешәнлеләр «Өлкән буын» проекты кысаларында медицина учреждениеләренә китерелгән

2023 елның 5 мае, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Чирмешән муниципаль районында «Игелекле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Чирмешән үзәк район хастаханәсе белән берлектә, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмаларына китерүне оештыру эшен дәвам итә.

Көн саен планлы диспансерлаштыруга, профилактик медицина тикшерүенә һәм вакцинациягә район хастаханәсенә һәм табиб амбулаторияләренә 8-9 өлкән яшьтәге кеше китерелә. Ел башыннан милли проект чаралары белән 629 өлкән яшьтәге граждан колачланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International