Спас интернат-йортында инвалидлар җәмгыяте активисты белән очрашу узды

2023 елның 5 мае, җомга

Спас районы инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Рәшит Зиатдинов катнашындагы чара Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган иде.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга кунакка икенче төркем инвалиды Рәшид Зиатдинов кулдан ясалган өч тәгәрмәчле велосипедта килде. Ул спорт белән шөгыльләнүе һәм актив иҗтимагый эш алып баруы турында сөйләде. Интернат-йорт карамагындагылар кунакны кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Ахырда гармун астында хәрби җырлар башкардылар.

«Сәламәтлек мөмкинлекләренең чикләнүе минем өчен бернинди киртә дә түгел. Тормышны яратыгыз, төшенкелеккә бирелмәгез, үз-үзегезгә ышаныгыз», – дип мөрәҗәгать итте социаль хезмәтләр алучыларга Рәшит Зиатдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International