4 майда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары «Родина-мать» мемориаль комплексында булдылар. Чараның максаты әхлакый-патриотик хисләр һәм халык хәтеренә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү иде.
Социаль хезмәтләр алучылар мемориаль комплексны ачу өчен 1975 елның 9 маенда Волгоградтан, Мамаев Кургандагы Мәңгелек уттан кабызылган ут китерелгәнен беләләр. Мемориаль комплексның матәм диварында ул куркыныч елларда фронттан кайтмаган геройларның исемнәре язылган.
«Көн саен һәйкәл янына шәһәр халкы да, аның кунаклары да килә. Мәңгелек ут янында хөрмәтле каравыл тора», – дип сөйләделәр тернәкләнүчеләргә.
Чарада тугыз кеше катнашты. Алар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.