Бөгелмә районы тимурчылары тыл хезмәтчәне белән очраштылар

2023 елның 5 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшь тимурчыларның тыл хезмәтчәне белән очрашуын оештырдылар.

Балалар бәйрәм белән узган елның декабрендә 101 яшен тутырган Варвара Павловнаны котладылар. Олы яшьтәге әби балаларга сугыш еллары, ире һәм әтисенең сугыштан кайтмавы турында сөйләде. Яшь кунаклар тыл хезмәтчәненә сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Очрашу бик дулкынландыргыч килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International