Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чәй эчүне Халыкара гаилә көненә багышладылар. Болытлы һава торышына карамастан, бәйрәмне саф һавада уздырырга булдылар. Өстәлләрне интернат-йорт ишегалдында әзерләделәр.
15 майда «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә булган гаиләләр өчен район үзәк китапханәсе хезмәткәре Халыкара гаилә көненә багышланган чара үткәрде.
Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лариса Голдобина «Матрешка – Россиянең җаны» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашындагы чара ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы һәм «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында оештырылды.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар үткәрделәр.
Үз илебез тарихына мөрәҗәгать итү аша милли үзаң формалаштыру максатыннан Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Россия халыкларының төсле келәме» дигән чара уздырылды. Менталь тайпылышлары булган балалар өчен «Параллель» программасы кысаларындагы чара ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.
«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында 12 майда Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары идарәсендә эш бирүче көне узды.
12 майда Казан дәүләт мәдәният институты базасында «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионат ярышлары узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә «Карау мәктәбе» стационарны алмаштыручы технологияне гамәлгә ашыру кысаларында хезмәткәрләр өчен укыту дәресләре үткәрелде.
19 майда «Россия – Ислам дөньясы» XIV Халыкара икътисадый форумы кысаларында KazanForum–2023 Халыкара аш-су осталары кубогы узачак. Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән 13 илдән күренекле пешекчеләр үзләренең кулинария сәнгате осталыкларын күрсәтәчәкләр.
Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәне Антонина Кормильцевага барып кайттылар. Балалар күчтәнәчкә үз куллары белән әзерләгән коймак, җиләк-җимешләр алып килделәр, шулай ук фатирны җыештыруда ярдәм күрсәттеләр.