Мөмкинлекләре чикләнгән балалар иң яхшы пешекчеләр белән бер аш бүлмәсендә җыелачак

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

19 майда «Россия – Ислам дөньясы» XIV Халыкара икътисадый форумы кысаларында KazanForum–2023 Халыкара аш-су осталары кубогы узачак. Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән 13 илдән күренекле пешекчеләр үзләренең кулинария сәнгате осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Ярышлар кысаларында шулай ук «Мөмкинлекләре чикле балалар шефлар белән әзерли» дигән социаль әһәмиятле чара уздыру каралган. Анда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы оешмаларда социаль хезмәтләр алучы мөмкинлекләре чикле балалар катнашачак. Балаларга ярдәмгә ата-аналары, педагоглар, шулай ук тернәкләндерү үзәкләре хезмәткәрләре киләчәк.

Пешекчеләр үзләренең иң яхшы ризыкларын күрсәтәчәкләр, тәҗрибәләре, осталыклары һәм серләре белән уртаклашачаклар. Балалар белән бергәләп үзләренең иң яхшы ризыкларын әзерләячәкләр һәм аларны кунакларга һәм форумга килүчеләргә күрсәтәчәкләр.

Чара «Казан Экспо» үзәгенең өченче павильонында узачак. Башлана 15.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International