Минзәләнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына концерт программасы белән Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният йорты артистлары килде.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Оксана Лямова «Гаилә – иң мөһиме» дигән темага мәгълүмати сәгать үткәрде. Социаль хезмәтләр алучылар катнашындагы чара 5 нче патронаж участогында узды.
Яр Чаллы шәһәренең актуаль һөнәрләр, кадрларга ихтыяҗ структурасы турында күзаллау формалаштыру, «Ышаныч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен хезмәт эшчәнлегенә мотивацияне арттыру максатыннан «Сосновоборская» колбаса һәм ярымфабрикатлар җитештерү компаниясенә күзәтү экскурсиясе оештырылды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, Тәтеш үзәк район хастаханәсе белән берлектә, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру өчен поликлиникага китерүне дәвам итә. Сәламәтлек саклау учреждениеләре төзегән исемлекләр нигезендә комплекслы үзәк гражданнарны махсус автомобильдә китерүне тәэмин итә.
Социаль хезмәтләр алучыларның актив яшәү рәвешен саклап калу максатыннан Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Гарденотерапия» технологиясе уңышлы кулланыла.
Олы яшьтәге кешеләр өчен гаилә аеруча мөһим, әмма аларның кайберләре картлыкны ялгыз каршы ала. Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр.
11 майда Ижевскта V Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында баскетбол буенча Удмурт Республикасының чемпионаты узды. Ярышларда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары – «Яр Чаллы» командасының коляскалы спортчылары катнашты.
Халыкара гаилә көне кысаларында Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәтләр алучы гаиләләр белән чара үткәрделәр.
11–14 майда «Васильевский» шифаханәсендә күрү сәләте буенча яшь инвалидларның «Без бергә» тернәкләндерү слеты узды, анда Татарстан Республикасының 13 районыннан катнашучылар, шулай ук Мәскәү шәһәренең яшьләр бүлеге вәкиле җыелды. Чараны оештыруда һәм үткәрүдә Республика сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре актив катнашты.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.