«Ялкын» приютындагы балалар тыл хезмәтчәненә фатир җыештыруда ярдәм иттеләр

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тыл хезмәтчәне Антонина Кормильцевага барып кайттылар. Балалар күчтәнәчкә үз куллары белән әзерләгән коймак, җиләк-җимешләр алып килделәр, шулай ук фатирны җыештыруда ярдәм күрсәттеләр.

Яшь буын сугыш һәм сугыштан соңгы чорда тылда ничек эшләгәннәре турында кызыксынып тыңлады. Тыл хезмәтчәне дә балалар белән очрашудан канәгать калды. Мондый очрашулар балаларда социаль җаваплылык, теләктәшлек һәм шәфкатьлелек формалаштыру өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International