Югары Ослан интернат-йортында бәйрәм табыны әзерләнде

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында чәй эчүне Халыкара гаилә көненә багышладылар. Болытлы һава торышына карамастан, бәйрәмне саф һавада уздырырга булдылар. Өстәлләрне интернат-йорт ишегалдында әзерләделәр.

Мәдәни ялны оештыручы Наталья Котова тематик табышмаклар, шигырьләр, җырлар, мәкальләр белән кызыклы программа әзерләгән иде. Владимир һәм Федая Долгих бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклаштылар – быел алар бергә яшәүләренең 45 еллыгын билгеләп үтәләр.

Саф һавада чәй эчү бик күңелле булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чаралар интернат-йорт белгечләренең эш практикасына күптән кергән. Алар учреждениедә микроклиматны яхшырта, яшәүчеләргә үз талантларын ачу мөмкинлеге бирә, аларны бер-берсенә хөрмәт белән карарга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International