«Исток–Башлангыч» үзәгендә «Матрешка – Россиянең җаны» дигән мәгълүмати сәгать узды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лариса Голдобина «Матрешка – Россиянең җаны» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар катнашындагы чара ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы һәм «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында оештырылды.

Чараның максатлары халык кәсебе буларак матрешканың тарихы белән танышу, рус халык уенчыгына кызыксыну формалаштыру иде. Оештыручы бу танылган агач уенчык турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр сөйләде. Балалар фантазия һәм иҗади караш күрсәтеп, матрешкалар буядылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International